2018 елның 15 һәм 16 декабрендә Чистай районы территориясендә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, балык сагы инспекциясе һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге катнашында Кама елгасы акваториясендә эксплуатация барышында кар чаналары хуҗаларын тикшерү буенча рейд уздырылды. 12 берәмлек кар чанасы тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 2 беркетмә төзелде. Техниканы эксплуатацияләү буенча җаваплы булган, ә атап әйткәндә, кар чаналары белән эш итүче барлык затларга хәбәр итәбез: үзйөрешле машинаның торышы канәгатьләрерлек булмау, теркәүгә алу тәртибен бозу һәм техкарауны вакытында уздырмау, шулай ук А1 категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгыннан башка эксплуатацияләү төрле җинаятьләргә, зыян салынуларга һәм кешеләр һәлак булуына китереп чыгарырга мөмкин.
Моны игътибарга алып, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге Сездән кыска вакыт эчендә техникада булган җитешсезлекләрне һәм төзексезлекләрне бетерүегезне сорый. Үзйөрешле машиналарның хуҗаларын "Кар чанасы-2018" профилактика операциясендә актив катнашырга чакырабыз.
С.М. Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай ш. һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.