Быелның 13 декабрендә "Нурлат аграр техникумы" ДАҺББ Чирмешән филиалы базасында "В", "С", "Е", "F" категорияләре буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды.
Сынауларга 14 студент кертелде. Имтиханның теория өлешен 12 укучы уңышлы тапшырды һәм сынауның гамәли өлешенә кертелде. Йөртүне 11 кеше уңышлы тапшырды. 7 көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.
Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.