10 декабрьдә "КАР ЧАНАСЫ-2018" профилактика операциясе башлынып китте, аның барышында теркәлү документлары, йөртү хокукы, еллык техник карауның уздырылуы, үзйөрешле техниканың техник торышы тикшерелә. Әлеге чара кысаларында 15 һәм 19 декабрь көннәрендә КСДИ, ГХМ коткару хезмәте вәкилләре белән уртак рейдлар уздырылды, алар барышында 24 берәмлек техника тикшерелде, төрле бозулар өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 7 беркетмә төзелде.
"Кышкы ат"ларның хуҗаларына искәртәбез: документларны һәм техник торышны үз вакытында тәртипкә китерергә кирәк.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
