ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 5 һәм 6 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнашында, 2019 елга эш планы нигезендә, 2019 елның 2 кварталы өчен идарә эшенә йомгак ясау буенча киңәшмәләр уздырылды.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районының Ширәмәт авылында "Союз Агро" ҖЧҖ базасында 5 июль көнне "2019 елда бөртек җыю техникасын әзерләү" темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинар-киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мөнир Миңнуллин ачты. 

Арча муниципаль районы Шушмабаш авылының "Северный" АХП" ҖЧҖ базасында 06 июльдә "2019 елда ашлык җыю техникасын әзерләү" темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе булды.

3 һәм 5 июль көннәрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында 3 нче курс студентлары арасында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.


5
июль, 2019 ел
җомга

2019 елның 4 июлендә "Татарстанда кыр көне – 2019" бишенче агротехнология күргәзмәсен ябу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 3 июлендә "Машина төзүнең кулланма квалификацияләре күпфункцияле үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү ассоциациясендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.

2019 елның 3 июлендә Яр Чаллыда "КАМАЗ" ГАҖ заводлары вәкилләре белән киңәшмә уздырылды, анда Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Әхмәтшин катнашты.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген "Татарстанда кыр көннәре - 2019" форумы кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә "2019 елда техника паркын яңарту һәм АСК тәэмин ителә торган техника һәм җиһазлар сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар" темасына түгәрәк өстәл узды.

Үзйөрешле машиналарны закон таләпләре нигезендә эксплуатацияләүгә күзәтчелек итү максатларында, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатларында 1 июльдән 19 июльгә кадәрге чорда "Хосусый зат" операциясе үткәрелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, 2019 елга еллык эш планы һәм 2019 елның 24 июнендәге 01-05 /132пр боерыгы нигезендә 1 июльдән 19 июльгә кадәр "Хосусый зат-2019" профилактик операциясен үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International