
Түбән Кама муниципаль районының Ширәмәт авылында "Союз Агро" ҖЧҖ базасында 5 июль көнне "2019 елда бөртек җыю техникасын әзерләү" темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинар-киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мөнир Миңнуллин ачты.
Семинар-киңәшмәне ачканда "Союз Агро" ҖЧҖ директоры Алексей Копанев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, ул җәмгыятьнең авыл хуҗалыгы эшчәнлеге, ашлык җыю комбайннарының техник карауга әзерлеге турында сөйләде, шулай ук эшчеләрнең куркынычсызлык техникасын үтәве һәм хезмәтне саклау турында мәгълүмат бирде.
Чарада Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков, Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең район (шәһәр) бүлекләре башлыклары катнашты.
Практик өлештә ашлык җыю комбайннарын әзерләгәндә куелган таләпләр турында әйтелде, ашлык җыю комбайннарына инструменталь контроль чаралары кулланып күрсәтмә техник карау уздырылды.
Семинар-киңәшмә барышында Түбән Кама күп профильле көллиятенең Кама Аланы филиалының 1 курс студентлары директор Флер Ханов җитәкчелегендә двигательнең төтен чыга торган газларын һәм агулылыгын тикшерү буенча мастер-класс үткәрде. Двигательне диагностикалау мобиль электрон прибор ярдәмендә үткәрелде.


.jpg)