"Северный" АХП" ҖЧҖ базасында зона семинар-киңәшмәсе узды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Арча муниципаль районы Шушмабаш авылының "Северный" АХП" ҖЧҖ базасында 06 июльдә "2019 елда ашлык җыю техникасын әзерләү" темасы буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, "Шушмабаш авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов, Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең район (шәһәр) бүлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмә ике этапта узды.

Киңәшмәнең пленар өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов чыгыш ясады, ул киңәшмәдә районнардан катнашучылар белән таныштырды һәм район территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Киңәшмәдә катнашучыларны "Шушмабаш авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та сәламләде. Чараның практик өлеше "Северный" АХП" ҖЧҖ базасында директор Рөстәм Хәйруллин җитәкчелегендә узды. Эш барышында ашлык җыю комбайннарын әзерләгәндә куелган таләпләр турында әйтелде, ашлык җыю комбайннарына инструменталь контроль чаралары кулланып күрсәтмә техник карау уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International