ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 11 июлендә "Райдэр" ҖЧҖ автомәктәбе базасында "А1" категориясе буенча үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына сынау тапшыруга 12 кеше кертелде.


12
июль, 2019 ел
җомга

Әтнә районында, "Хосусый зат-Трактор" операциясе кысаларында, 11 июльдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча баш инженер-инспекторлары Г.Г. Касыймов һәм Р.К.Сабиров бергәләп рейд үткәрде.

2019 елның 10, 11 июлендә "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы" ДАҺБУ базасында "В", "С", "Д", "Е", "F" категориясе буенча тракторчы-машинист таныклыгы алуга һәм өстәмә "Д" категориясенә квалификация имтиханнары узды.

2019 елның 11 июлендә Зәй муниципаль районында "Комбайннар парады" – "Нива" ҖЧҖ, "Зәй" АФ ҖЧҖ, "Восток" АФ ҖЧҖ, "Зәй шикәре" а/ф ҖЧҖдә ашлык җыю техникасының әзерлеген кабул итү чарасы узды.

Бу атнада "Мамадыш ПК" ДАҺБУ базасында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан узды.

2019 елның 11 июлендә Азнакай муниципаль районының "Азнакай" агрофирмасы территориясендә Азнакай шәһәре башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы, Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында урып-җыю эшләренә әзерлек тикшерелде.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 июль көнне районда комиссия рәисе – "Агросила Групп" ЯАҖ контроль, ремонтлау һәм эксплуатация бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов һәм Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия бөртекле ашлык җыю комбайннарын кабул итте.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Әтнә муниципаль районында 20250 гектар бөртекле ашлык, кузаклы һәм техник культура суктырырга кирәк, моның өчен 60 ашлык җыю комбайны җәлеп ителәчәк.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

7 июль көнне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә "Нырты" АХП ҖЧҖнең "Арташ" бүлекчәсе базасында 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлек һәм беренче яртыеллыкта терлекчелек нәтиҗәләре турында семинар-киңәшмә узды.

Ашлык җыю техникасын кыр эшләренә әзерләү планы нигезендә, комбайннар һәм аларның әзерлеге каралды. "Хузангай" хуҗалыгындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтәргә кирәк, анда 71 комбайн исәптә тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International