Зәй муниципаль районында бөртек җыю комбайннарының урып-җыю эшләренә әзерлеге тикшерелде

2019 елның 12 июле, җомга

2019 елның 11 июлендә Зәй муниципаль районында "Комбайннар парады" – "Нива" ҖЧҖ, "Зәй" АФ ҖЧҖ, "Восток" АФ ҖЧҖ, "Зәй шикәре" а/ф ҖЧҖдә ашлык җыю техникасының әзерлеген кабул итү чарасы узды, анда район башлыгы Кәримов Рәзиф Гали улы, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, "Агросила Групп" ЯАҖ җитәкчелеге һәм белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм район агрофирмалары белгечләре катнашты.

Комиссия комбайннарның техник торышын, аларның герметиклы булу-булмавын, аптечкалар һәм янгынга каршы чаралар комплектлауны, кирәкле документларның булуын, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләре һәм нормалары үтәлүен тикшерде.

 

В.Г.Гончаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International