Сарман муниципаль районында бөртек җыю комбайннары кабул ителде

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

10 июль көнне районда комиссия рәисе – "Агросила Групп" ЯАҖ контроль, ремонтлау һәм эксплуатация бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов һәм Сарман муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия бөртекле ашлык җыю комбайннарын кабул итте.

Бөртекле ашлык җыю комбайннарын кабул итүдә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, район агрофирмалары белгечләре катнашты. Тикшерү вакытында тиешле категориядәге рөхсәт таныклыклары, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары, яктырту приборларының, тавыш сигналының төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Кабул итү барышында ашлык җыю комбайннарының герметиклыгы тикшерелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны "Җәлил" агрофирмасы алды, мөмкин булган 50 баллдан 50 балл җыйды һәм башка хуҗалыклар да 2019 елгы урып-җыюга яхшы әзерлекле булуын күрсәтте.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International