Әтнә районында, "Хосусый зат-Трактор" операциясе кысаларында, 11 июльдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча баш инженер-инспекторлары Г.Г. Касыймов һәм Р.К.Сабиров бергәләп рейд үткәрде. Рейд барышында район юлларында 20 берәмлек трактор, үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 8 беркетмә һәм 12.37 статьясының 2 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
