Саба муниципаль районында 2019 ел уңышын җыюга әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

7 июль көнне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә "Нырты" АХП ҖЧҖнең "Арташ" бүлекчәсе базасында 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлек һәм беренче яртыеллыкта терлекчелек нәтиҗәләре турында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә кереш сүз белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш.Хәсәншин чыгыш ясады. Терлекчелек нәтиҗәләре турында ПМО консультанты И.Н.Нурмиев чыгыш ясады, урып-җыюга әзерлек барышы турында ПМО башлыгы Р.В.Харисов сөйләде.

Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә ындыр табагы хуҗалыгы һәм ашлык җыю комбайннары каралды. Саба районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.Р.Харисов ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырып күрсәтте, шулай ук техник карау уздырганда комбайннарга куела торган таләпләр турында да әйтте. Басуда катлаулы һәм кыйммәтле техника кулланып эшләгәндә хезмәтне һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауга аерым игътибар бирелде.

Район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов йомгак ясап, 2019 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләрен көчәйтү кирәклеге хакында билгеләп үтте.

 

 

Р.Р.Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International