2019 елның 10, 11 июлендә "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы" ДАҺБУ базасында "В", "С", "Д", "Е", "F" категориясе буенча тракторчы-машинист таныклыгы алуга һәм өстәмә "Д" категориясенә квалификация имтиханнары узды. Имтиханга, өстәмә "Д" категориясенә 18 укучы кертелде, 16 укучы имтиханнарны уңышлы тапшырды. "В", "С", "Д", "Е", "F" категориясенә 19 укучы кертелде, 17 укучы сынауны уңышлы тапшырды. Кабат имтихан, өстәмә әзерлек узганнан соң, 7 көннән соң булачак.
Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.