Әтнә муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Әтнә муниципаль районында 20250 гектар бөртекле ашлык, кузаклы һәм техник культура суктырырга кирәк, моның өчен 60 ашлык җыю комбайны җәлеп ителәчәк. 10 июльдә Ленин исемендәге нәселле завод авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында комбайннарга техник карау уздырылды, анда 8 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау үткәрү барышында таләпләр үтәлешенә аерым игътибар бирелде: янгын сүндерү чаралары булуга, тормозларның төзеклегенә, тышкы ут җиһазларының һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, саклагыч күннәрнең, шулай ук тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавына. Барлык комбайннар да техник карау узды һәм техник карау узу турында таныклык алачак.

 

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International