Мамадыш политехника көллиятендә имтиханнар узды

2019 елның 12 июле, җомга

Бу атнада "Мамадыш ПК" ДАҺБУ базасында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан узды.
Механизаторларга таныклыклар бирү кагыйдәләре турында аңлатылды. 2018 елда Татарстан Республикасы буенча һәлакәтләргә һәм юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясалды. Имтихан бирүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүе, "В", "C", "Е" Һәм "F" категорияләрендәге тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү һәм куркынычсыз эксплуатацияләү буенча белемнәре тикшерелде. Имтиханнарның теоретик өлешен уңышлы тапшырган укучылар имтиханның практик өлешендә тракторларга идарә итү күнекмәләрен күрсәтте. 24 укучының имтиханнарда 19ы катнашты. Шулардан: Беренче тапкырдан "B", "C", "E", "F" категорияләренә 10 кеше имтиханны уңышлы тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак һәм район хуҗалыклары кырларында эш практикасы узачак. Кабат имтихан 7 көннән соң узачак.


Илнур Сафин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International