"Хосусый зат-2019" профилактик операциясе

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, 2019 елга еллык эш планы һәм 2019 елның 24 июнендәге 01-05 /132пр боерыгы нигезендә 1 июльдән 19 июльгә кадәр "Хосусый зат-2019" профилактик операциясен үткәрә. Чараның максаты – хосусый затларда һәм юридик затларда булган үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларының файдаланган вакытта техник торышын, файдалануга рөхсәт булу-булмавын, тракторчы-машинист таныклыгы, теркәү документлары булу-булмавын һәм дәүләт теркәвенә алу тамгаларының таләпләргә туры китереп урнаштырылуын тикшерүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International