2019 елның 5 һәм 6 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнашында, 2019 елга эш планы нигезендә, 2019 елның 2 кварталы өчен идарә эшенә йомгак ясау буенча киңәшмәләр уздырылды.
2 квартал эчендә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең эш йомгаклары турында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков сөйләде.
Күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәп бүлеге башлыгы Андрей Герасимов "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законга ярашлы рәвештә контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр турында аңлатты. Шулай ук Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәкләрендә "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында да аңлатылды.
Оештыру-хокукый эш бүлеге башлыгы Ольга Камалиева чыгышында административ практика һәм эш башкару дисциплинасы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Радик Гарифьянов чыгыш ясады. Ул шуны аңлатты: 1 гыйнвардан башлап Татарстан Мәскәү, Мәскәү яны һәм Калуга өлкәсе белән берлектә "күләгәдә" эшләүче гражданнарны легальләштерү һәм алар өчен "Һөнәри керемгә салым" дигән махсус салым режимы билгеләү буенча экспериментта катнаша.
Киңәшмәләр нәтиҗәсендә 3 кварталга максатлар һәм бурычлар, шулай ук аларга ирешү юллары билгеләнде. Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәүнең мөһимлеге билгеләп үтелде.