3 һәм 5 июль көннәрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында 3 нче курс студентлары арасында үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Теоретик сынауларны кабул итү яңартылган программа продуктын кулланып уздырылды. Ике төркемдә "B", "C", "F", "D" категориясе буенча барлыгы 39 студент сынау тапшырды, шулардан 21 кеше төрле категорияләр буенча имтиханны тапшыра алмады. 7 көн узгач имтиханны кабат тапшырып карау мөмкин булачак.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.