Бүген "Татарстанда кыр көннәре - 2019" форумы кысаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә "2019 елда техника паркын яңарту һәм АСК тәэмин ителә торган техника һәм җиһазлар сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар" темасына түгәрәк өстәл узды.
Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм консультантлары, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең баш дәүләт инженер-инспекторлары, Татарстан Республикасы АСК предприятиеләре җитәкчеләре һәм инженерлары, АХТ җитештерүче вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы АСКда техника паркы торышына, Татарстан Республикасы АСКда хезмәтне саклауга, авыл хуҗалыгы производствосын техник яктан яңадан коралландыруга дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибенә, авыл хуҗалыгы тармагында газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов авыл хуҗалыгы техникасының сыйфаты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар турында доклад белән чыгыш ясады.