4 июльдә Лаеш муниципаль районында иң эре агротехнологик күргәзмәне ябу тантанасы узды

2019 елның 5 июле, җомга

2019 елның 4 июлендә "Татарстанда кыр көне – 2019" бишенче агротехнология күргәзмәсен ябу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.

"Хәерле көн, кадерле дуслар – коллегалар, экспонентлар, безнең кунаклар. Соңгы этапта Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов исеменнән, бөтен министрлык исеменнән, хезмәттәшләремнән сезгә Республика кыр көнен әзерләгән һәм үткәргән өчен зур рәхмәт белдерәсе килә. 2020 елда очрашканга кадәр!" – дип мөрәҗәгать итте Николай Титов җыелучыларга.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда әлеге чараның форматы берникадәр үзгәртелгән. Пленар утырыш үткәрелмәде, бөтен эш түгәрәк өстәлләр, эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр кысаларында тупланды. "Чараны үткәрүнең мондый форматы үзен аклады һәм югары нәтиҗәле булуын күрсәтте", – дип билгеләп үтте Николай Титов. Чараны оештыруга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шактый югары бәя бирде.

http://agro.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/?marker=485

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International