ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында, Лаеш муниципаль районы кырларында Идел буенча эре авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза. 2019 ел да искәрмә түгел. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында рәсми ачылыш тантанасы узды, анда республика башлыгы һәм рәсми кунаклар экспозицияләрне карап чыкты, чарада катнашучылар стендларын карады һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләренең агросәнәгать комплексы яңалыклары белән танышты. Күргәзмә 2019 елның 4 июленә кадәр эшләячәк.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

22 июньнән 29 июньгә кадәр Мордовия Республикасының Горяйновка авылы янында җир сөрү буенча 8 нче ачык Россия чемпионаты узды. Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) ярдәмендә оештырылды. 

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Трактор-Тагылма 2019" профилактик операциясен үткәрү турында" 2019 елның 29 маендагы 01-05/116-пр боерыгы нигезендә, 28 июньдә Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге башлыгы Рамил Зарафетдинов катнашында уртак рейд уздырылды.

2019 елның 29 июнендә "Апас аграр көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинистлары төркемендә һөнәри әзерлек буенча имтиханнар узды.

2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе уздырылды. Операция барышында Балык Бистәсе муниципаль районында 30 берәмлек трактор, үзйөрешле машина һәм аларга тагылма тикшерелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 29 маендагы 01-05/116-пр номерлы боерыгы нигезендә Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында 2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр "Трактор-Прицеп" профилактик операциясе үткәрелде.

28 июньдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан Мөслим районында техника тикшерү буенча уртак рейд уздырылды.


28
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елның 27 июнендә "Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы" ДАҺБУ базасында үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм гамәли йөртү буенча, "В", "С", "D", "Е", "F" категорияле тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына квалификация имтиханнары үткәрелде.

2019 елның 28 июнендә "Спас тармак технологияләре техникумы" ДБҺБУ тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына имтихан үткәрелде.

2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе уздырылды. Операция кысаларында, шул исәптән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре катнашында, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүгә күзәтчелек итү буенча рейдлар оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International