Балык Бистәсе муниципаль районында "Трактор-Тагылма" операциясе йомгаклары

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе уздырылды. Операция барышында Балык Бистәсе муниципаль районында 30 берәмлек трактор, үзйөрешле машина һәм аларга тагылма тикшерелде. Шулардан 12 берәмлек үзйөрешле техника таләпләрне бозып файдаланыла иде. 11 тракторчы-машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. 3 күрсәтмә бирелде.

 

Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International