Җир сөрү буенча 8 нче ачык Россия чемпионаты финалистлары билгеле булды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

22 июньнән 29 июньгә кадәр Мордовия Республикасының Горяйновка авылы янында җир сөрү буенча 8 нче ачык Россия чемпионаты узды. Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) ярдәмендә оештырылды. 

Татарстан республикасыннан Мамадыш районының крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Альберт Әкбәров – җир сөрү буенча Россия ачык чемпионатының узган елгы финалисты, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш районы бүлеге башлыгы Илнур Сафин катнашты.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Альберт Әкбәров иң күп балл җыйды һәм финалга үтте. Финалга Татарстан, Мордовия, Башкортстан, Ленинград, Тверь, Иваново, Пенза, Орел, Волгоград өлкәләре һәм Ставрополь крае механизаторлары керде. Сайлап алу ярышлары кысаларында судьялар бригадасы тырмаларның тигезлеген, сөрүнең тизлеген һәм тирәнлеген, биремнәрне үтәү барышында һәм тагын 20дән артык күрсәткеч буенча бәяләде. 

29 июньдә җир сөрү буенча 8 нче ачык Россия чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 

"Без чемпионатны катнашучылар үзләренең барлык осталыкларын күрсәтсен өчен, чыннан да, чын бәйрәмгә әйләндерергә тырыштык", – дип хәбәр итте Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волков. 

"Росагролизинг" АҖ генераль директоры Павел Косов турнирның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. "Сез әлеге чараны бәйрәмгә әйләндерү өчен барысын да эшләдегез. Бу безнең агросәнәгать комплексы өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе", – диде ул. 

Ярышларда илнең 45 төбәгеннән 58 җир сөрүче үз осталыкларын күрсәтте. Пенза өлкәсеннән Сергей Захаров җиңүче булды, ул Россия чемпионы исемен алды һәм беренчелекнең төп призы – Петербург трактор заводы җитештергән Киров К-424 тракторына ия булды. Агымдагы елның августында Сергей шулай ук АКШта җир сөрү буенча дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак.

Икенче урынны Орлов өлкәсеннән – Виктор Кудинов, өченче урынны Иваново өлкәсеннән Сергей Телегин алды. 

"Трактор-шоу" тракторы белән эш итү осталыгында киеренке һәм мавыктыргыч көрәштән соң, лаеклы приз – DEUTZ-FAHR компаниясенең тәгәрмәчле Agrolux 60 тракторын Кырым Республикасыннан Леонид Рос алды. Икенче урында – Сергей Сергеев, Саратов өлкәсе, өченчедә – Мордовия Республикасыннан Киреев Алексей. 

"Сабан патшабикәсе" махсус номинациясендәге призны Башкортстан Республикасыннан килгән, гүзәл затлардан бердәнбер катнашучы Дарья Тураевага тапшырдылар. Медицина көллияте студенты буларак, Дарья тәҗрибәле механизаторлар белән бергә җир сөрү осталыгы буенча көч сынашты. 

Илнур Сафин – Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International