Яңа Чишмә муниципаль районында "Трактор-Тагылма" операциясе йомгаклары

2019 елның 28 июне, җомга

2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе уздырылды. Операция кысаларында, шул исәптән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре катнашында, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүгә күзәтчелек итү буенча рейдлар оештырылды. Эш барышында авыл җирлекләрендә һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә авыл хуҗалыгы техникасы, юридик һәм физик затларга караган тракторлар һәм тагылмалар тикшерелде. Барлыгы 50 берәмлек техника тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча 8 кеше административ җаваплылыкка тартылды, җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, вазыйфаи затларга күрсәтмәләр бирелде.      

Еллык техник карау узмаган техниканы эксплуатацияләү, теркәлмәгән техниканы эксплуатацияләү, тракторчы-машинист таныклыгыннан башка идарә итү, үзең белән юл һәм техник документация булмау – төп җитешсезлекләр булып тора.

Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International