Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Трактор-Тагылма 2019" профилактик операциясен үткәрү турында" 2019 елның 29 маендагы 01-05/116-пр боерыгы нигезендә, 28 июньдә Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге башлыгы Рамил Зарафетдинов катнашында уртак рейд уздырылды. Рейд вакытында файдалануга рөхсәт булу-булмауга, техник торышка, теркәү документларына, дәүләт теркәвенә алу тамгаларының дөрес урнаштырылуына һәм булуына, машина йөртүчедә тракторчы-машинист таныклыгы булуга махсус игътибар бирелде. Бу көнне барлыгы 7 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча административ чаралар күрелде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.