Апас аграр көллиятендә имтиханнар узды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

2019 елның 29 июнендә "Апас аграр көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинистлары төркемендә һөнәри әзерлек буенча имтиханнар узды. Төркем 36 кешедән тора, 28 кеше имтиханны уңышлы тапшырды. 2019 елның 6 июлендә имтиханны кабат тапшырып карау мөмкин булачак. Сынауны уңышлы тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International