Ел саен Татарстан Республикасында, Лаеш муниципаль районы кырларында Идел буенча эре авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза. 2019 ел да искәрмә түгел. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында рәсми ачылыш тантанасы узды, анда республика башлыгы һәм рәсми кунаклар экспозицияләрне карап чыкты, чарада катнашучылар стендларын карады һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләренең агросәнәгать комплексы яңалыклары белән танышты. Күргәзмә 2019 елның 4 июленә кадәр эшләячәк.
Чарада шулай ук Радик Зыятдинов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре дә катнаша.
Мондый масштаблы чараны үткәрүнең төп максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара багланышларын ныгыту, җайланмалар, товарлар, хезмәт күрсәтүләрне җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясеннән файдаланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендәге көчләрне берләштерү.
Күргәзмәдә түбәндәге юнәлешләр буенча бүлекләр тәкъдим ителгән: "Үсемлекчелек", "АСКны инженер-техник тәэмин итү", "Терлекчелек", "Мелиорация", "Кече хуҗалык рәвешләре".