Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим һәм Сарман бүлекләренең "Трактор-Тагылма" операциясе буенча уртак рейды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

28 июньдә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан Мөслим районында техника тикшерү буенча уртак рейд уздырылды. Уздырыла торган операциянең максаты – тракторларны һәм тагылмаларны файдаланган вакытта кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсызлык тәэмин итү, әйләнә-тирәлекне саклау өчен хокук бозуларны ачыклау һәм чикләү. Тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланды һәм гаепле затларга карата административ җәза чаралары кулланылды.

 

Рамил Зарафетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International