Минзәлә муниципаль районында – "Хосусый зат" операциясе

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Үзйөрешле машиналарны закон таләпләре нигезендә эксплуатацияләүгә күзәтчелек итү максатларында, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатларында 1 июльдән 19 июльгә кадәрге чорда "Хосусый зат" операциясе үткәрелә. Минзәлә районында машина хуҗаларының төп өлеше – физик затлар һәм юлларда техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләрен тикшергәндә төп хокук бозучылар булып нәкъ менә алар тора.  Машиналарны эксплуатацияләү вакытында хокук бозуларны ачыклаганда Административ хокук бозулар турында РФ кодексына таянып эш ителә.  2019 елның беренче яртыеллыгында барлыгы 21 беркетмә төзелде. Операция Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге белән берлектә үткәрелә.

 

Р.М.Гыйльманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International