ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 23 июлендә Яңа Чишмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында ашлык җыю комбайннарының урып-җыюга һәм агрегатларның туфракны төп эшкәртүгә әзерлеге буенча конкурс узды.


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бу атнада, Калининград өлкәсендә, "Дәүләт техник күзәтчелек органнары эшчәнлеген регламентлаучы закон нормаларын гамәлгә ашыру турында" темасына Россия Федерациясе субъектлары дәүләт техник күзәтчелек инспекцияләре җитәкчеләренең россиякүләм семинар-киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте, чара барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, техник карау уздыру һәм теркәлү документларын торгызу мәсьәләләре каралды.

2019 елның 1 июленнән башлап, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 24 июнендәге № 01-05/132-пр боерыгы нигезендә, Кама Тамагы муниципаль районында "Хосусый зат" профилактик операциясе узды.

Агымдагы елның 19 июлендә Лениногорск муниципаль районы хуҗалыкларында ашлык җыю техникасын кабул итү уздырылды. Хуҗалыклар механизаторлары районның 4 зонасында традицион рәвештә үткәрелә торган комбайннар парадында авыл хуҗалыгындагы ашлык җыю техникасының техник әзерлеген күрсәтте.

19 июльдә Кама Тамагы муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елда урып-җыю эшләренә һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча кабат конкурс узды.


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 июленнән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 24 июнендәге "Хосусый зат" профилактик операциясен уздыру турында" 01-05/132-пр номерлы боерыгы нигезендә Сарман муниципаль районында профилактик рейдлар узды.

19 июльдә, республика конкурсы кысаларында, комиссия Нурлат районы хуҗалыкларында техниканың  2019 елгы урып-җыю эшләренә әзерлеген бәяләде.

2019 нчы елның 18 нче июлендә Саба муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ындыр табагы җиһазларының һәм ашлык киптерү җайланмаларының 2019 нчы елгы бөртекле культуралар уңышын җыеп алуга һәм агрегатларның туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс узды.

2019 елның 19 июлендә Тирсә авылында, "Агрофирма-Агрыз" ҖЧҖ базасында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10.07.2019 ел, №140/2-пр боерыгы нигезендә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International