Татарстан Республикасының төньяк зонасында хуҗалыкларның (Саба, Балтач, Балык Бистәсе муниципаль районнарында) урып-җыюга әзерлеге тикшерелде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019 нчы елның 18 нче июлендә Саба муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ындыр табагы җиһазларының һәм ашлык киптерү җайланмаларының 2019 нчы елгы бөртекле культуралар уңышын җыеп алуга һәм агрегатларның туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс узды. Составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы инспекторы һәм "Россельхозцентр" ФДУ вәкиле булган комиссия район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннары, транспорт чаралары һәм ындыр табагы җиһазлары паркының әзерлек торышын 50 баллы шкала буенча бәяләде. Комиссиянең төп бурычы – урып-җыю техникасын һәм туфракны төп эшкәртү агрегатларын кабул итү, "Комбайннар парады"н үткәрү, һәр ашлык җыю комбайнын, транспорт чараларын кабул итү, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү, шулай ук район хуҗалыкларында ындыр табакларын карау. Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Игенче" ҖЧҖ (50 балл) – беренче, "Туган Як" ҖЧҖ  (48 балл) – икенче, "Нырты авыл хуҗалыгы предприятиесе" ҖЧҖ (47 балл) өченче урынны алды. Район хуҗалыклары буенча уртача балл 46,6 балл тәшкил итте. Район буенча гомуми әзерлекне комиссия уңай бәяләде.

 

Р.Р.Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

           2019 елның 19 июлендә Балтач муниципаль районында ашлык җыючы комбайннарның 2019 елгы урып-җыю эшләренә әзерлеге буенча смотр-кабул итү узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлекләре башлыклары һәм баш белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге башлыгы катнашындагы конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән ашлык җыю комбайннарының торышын тикшерде. Смотр-конкурс барышында авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде, урып-җыюның сыйфатына карата таләпләр җиткерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын – "КЫЗЫЛ ЮЛ" АХҖК, икенче урын – "ТАТАРСТАН" АХП ҖЧҖ, өченче урын "СУРНАЙ"ҖЧҖ бирелде.

Марат Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

2019 елның 17 июлендә район хуҗалыклары арасында урып-җыю техникасын урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә кабул итү кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында урып-җыю комплексының эшкә әзерлеген кабул итү узды. Комиссиядә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы территориаль бүлеге башлыгы катнашты. Барлык урып-җыю комбайннары да суктырылган режимда тикшерелде, шулай ук янгынга каршы инвентарь булуы, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләренең үтәлеше буенча бәяләнде. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен бәяләде; беренче урында – "КАМА АГРО" ҖЧҖ, икенче урында – шәхси эшкуар Ф.Х.Галәветдинов, өченче урында – "Масловский" ҖЧҖ.

 

Линар Гыймаев - Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International