Кама Тамагы муниципаль районында уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды

2019 елның 23 июле, сишәмбе

19 июльдә Кама Тамагы муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елда урып-җыю эшләренә һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча кабат конкурс узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы рәислегендәге комиссия бу чарага бик җитди якын килде, чөнки районда АСК хуҗалыкларында җитәкчелекне һәм инвесторларны еш алыштыру аркасында урып-җыю һәм көзге чәчү кампаниясенең өзелү куркынычы бар. Комиссия эшендә муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм Россельхозцентр бүлеге белгечләре катнашты. Район башлыгы да үз чиратында бу хәлгә борчылуын белдерде. "3-4 көн эчендә җитешсезлекләрне бетерү һәм күтәренке кәеф белән яңа үрләр яулау – бүгенге көндә аграрийлар алдында торган беренче чиратлы бурыч. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Буртасы" агрофирмасы" ҖЧҖ алды, икенче урында – "Олы Кариле" АҖ, өченчедә – "Кама" агрофирмасы" ҖЧҖ. 18 июльдә "Олы Кариле" АҖ шепкән суктырырга чыкты

 

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International