Яңа Чишмә муниципаль районында ашлык җыю комбайннарын кабул итү

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

2019 елның 23 июлендә Яңа Чишмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында ашлык җыю комбайннарының урып-җыюга һәм агрегатларның туфракны төп эшкәртүгә әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х.Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру хезмәтенең әйдәүче киңәшчесе И.Р.Сафин, "Альметьевская" САС ФДБУ җитәкчесе М.И.Мәмәтов, Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Е.Богомолов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.В.Хисмәтуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгечләре катнашындагы комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерде. Конкурс барышында комбайннар техник төзеклек, герметиклык буенча тикшерелде, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык буенча комбайнчылар белән өстәмә инструктажлар үткәрелде, шулай ук хезмәткә түләү формасы һәм югары күрсәткечләр өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы раслаган өстәмә бүләкләр һәм Яңа Чишмә районы башлыгы тарафыннан бүләкләүләр турында җиткерелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын – "Агро-Основа" ҖЧҖ, икенче урын – "Игенче" ҖЧҖ, өченче урын "Закрома" ҖЧҖ һәм М.И.Козлов КФХ бирелде.

Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International