Бу атнада, Калининград өлкәсендә, "Дәүләт техник күзәтчелек органнары эшчәнлеген регламентлаучы закон нормаларын гамәлгә ашыру турында" темасына Россия Федерациясе субъектлары дәүләт техник күзәтчелек инспекцияләре җитәкчеләренең россиякүләм семинар-киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрде. Татарстан Республикасыннан әлеге чарада ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнаша.
Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, федераль башкарма хакимият органнары, Калининград өлкәсе башкарма хакимияте органнары, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнаша.
Семинар-киңәшмәне Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Роман Некрасов ачты һәм сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры урынбасары Павел Бурак үз чыгышында үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың, аттракционнарның техник торышына дәүләт күзәтчелеге өлкәсендә норматив хокукый актлар эшләү барышы турында сөйләде.
Калининград өлкәсе Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Федоров Калининград өлкәсе Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән актуаль чараларны билгеләде.
Евразия икътисадый комиссиясенең техник җайга салу һәм аккредитацияләү департаменты директоры урынбасары Бурмистров Вячеслав үзйөрешле машинаның һәм башка төр техниканың электрон паспортларын кертү сроклары турында мәгълүмат җиткерде.
"ИнфоТехРазвитие" ҖЧҖ генераль директоры Павел Бурьянов үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны Таможня берлегенең техник регламентларын җайга салу объектларына кертү проблемаларын билгеләде.
"Гостехнадзор Эксперт" мәгълүмат системасы кысаларында аттракционнарны исәпкә алу перспективалары хакында "Интеллект-Сорфт" ҖЧҖ программалаштыру бүлеге җитәкчесе билгеләп үтте.
Киңәшмә-семинар барышында анда катнашучылар аттракцион техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлек, дәүләт техник күзәтчелек органнарын мәгълүмат белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеге, үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына дәүләт күзәтчелеге өлкәсендә административ законнарны куллану мәсьәләләре турында фикер алышты.