2019 елның 1 июленнән башлап, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 24 июнендәге № 01-05/132-пр боерыгы нигезендә, Кама Тамагы муниципаль районында "Хосусый зат" профилактик операциясе узды. Тикшерүләр барышында техниканы эксплуатацияләүгә рөхсәт булуына, аның техник торышына, теркәлү документларына, дәүләт теркәү билгеләренең булуына һәм дөрес итеп урнаштырылуына, машина йөртүченең тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Әлеге вакыт эчендә 31 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган җитешсезлекләр буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст.буенча административ чаралар күрелде. Тикшерүләр дәвам итә.
Хәмит Гайнуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.