29 июльдә Механикалаштыру һәм техник сервис институтының "Техносфера куркынычсызлыгы" юнәлеше буенча белем алучы 3 нче курс студентларының эш практикасы ахырына якынлашты.
Мамадыш муниципаль районында ашлык җыю комбайннарына уздырылган техник карау төгәлләнде, әмма ашлык җыю комбайннарының барысы да тикшерүне уза алмады, ә уңышлы узганнары техник карау узу турында таныклыклар алды һәм бөртекле культураларны җыюга кереште.
2019 елның 25 июлендә Алексеевск аграр көллиятенең 2 нче Яңа Чишмә филиалында "В", "С" категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
2019 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Хосусый зат" профилактик операциясен уздыру турында" 2019 елның 24 июнендәге № 01-05/132-пр номерлы боерыгы нигезендә Балык Бистәсе муниципаль районында профилактик рейдлар узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм энергия ресурслары объектларын механикалаштыру секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, "Альметьевская" агрохимия хезмәте станциясе директоры Мөгътәсим Мәмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы Сергей Дудин составындагы комиссия район хуҗалыкларында булды, анда авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыюга, туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген җентекләп карады.
2019 елның 1 июленнән башлап ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Хосусый зат" профилактик операциясен үткәрү турында" 2019 елның 24 июнендәге 01-05/132-пр номерлы боерыгы нигезендә Әлки муниципаль районында профилактик рейдлар узды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х.Габдрахманов, ИТТ бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе И.Р.Сафин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.М. Гатин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы И. М. Бикмөхәммәтов катнашындагы кабул итү комиссиясе районның 8 хуҗалыгын карап чыкты.
2019 елның 1 июленнән 19 июленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә "Хосусый зат" профилактик операциясе уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Калининград өлкәсенең Светлогорск шәһәрендә дәүләт техник күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең россиякүләм семинар-киңәшмәсе кысаларында узган "Китерелә торган авыл хуҗалыгы техникасының сыйфаты һәм аны арттыру өчен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар" темасына түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясады.
2019 елның 23 июлендә Казан шәһәренең "Прогресс" өстәмә белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында "В", "С", "D" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.