Алексеевск аграр көллиятенең 2 нче номерлы Яңа Чишмә филиалында имтиханнар кабул ителде

2019 елның 26 июле, җомга

2019 елның 25 июлендә Алексеевск аграр көллиятенең 2 нче Яңа Чишмә филиалында "В", "С" категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханга кертелгән 26 кешенең 16сы теория өлешен уңышлы тапшырды һәм трактородромда йөртү буенча практик өлешкә кертелде, анысын студентларның барысы да тапшырды һәм тракторчы-машинист таныклыклары алачаклар.

 Имтиханның теоретик өлешен тапшырмаучылар өчен кабат сынау 7 көннән соң билгеләнде.

 

Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International