2019 елның 1 июленнән 19 июленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә "Хосусый зат" профилактик операциясе уздырылды. Операция юл-транспорт һәлакәтләрен һәм тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатларында уздырылды. Рейд вакытында үзйөрешле техниканың һәм аларга тагылмаларның техник торышына, техник карау узу турында таныклыкка һәм теркәү документларына аерым игътибар бирелде. Үткәрелгән рейдлар нәтиҗәләре буенча 52 берәмлек техника тикшерелде, тракторларны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында 16 карар чыгарылды. Теркәлү документларыннан башка файдалану, тракторчы-машинист таныклыгыннан башка идарә итү һәм техник карап чыгу кагыйдәләрен бозып эксплуатацияләү – төп хокук бозу очраклары.
Марат Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.