Алынган тәҗрибә студентларга киләчәктә укуларында һәм теоретик белемнәрен ныгытуда ярдәм итәчәк: Механикалаштыру һәм техник сервис институты студентлары эш практикасын төгәлләде

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

29 июльдә Механикалаштыру һәм техник сервис институтының "Техносфера куркынычсызлыгы" юнәлеше буенча белем алучы 3 нче курс студентларының эш практикасы ахырына якынлашты. Студентлар Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы, Арча муниципаль районы, Яңа Чишмә муниципаль районы территориаль бүлекләрендә, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аппаратында практика узды. Практика вакытында студентлар тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышына дәүләт күзәтчелеге өлкәсендә зур тәҗрибә алды. Дәүләт инженер-инспекторлары тарафыннан техник караулар үткәрүдә катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы студентларны практиканы уңышлы узулары белән котлады. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Динә Мөрсәлимовага, Зилә Мөхәммәтҗанова, Рамил Җиһангировка Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International