Балык Бистәсе муниципаль районында "Хосусый зат" профилактик операциясе нәтиҗәләре

2019 елның 26 июле, җомга

2019 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Хосусый зат" профилактик операциясен уздыру турында" 2019 елның 24 июнендәге № 01-05/132-пр номерлы боерыгы нигезендә Балык Бистәсе муниципаль районында профилактик рейдлар узды. Операция барышында 30 артык трактор, үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар тикшерелде. Шулардан 14 берәмлек үзйөрешле техника таләпләрне бозып файдаланыла иде. Ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст.буенча административ чаралар күрелде.

 

Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International