Әлки муниципаль районында "Хосусый зат" операциясе буенча рейд үткәрелә

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 1 июленнән башлап ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Хосусый зат" профилактик операциясен үткәрү турында" 2019 елның 24 июнендәге 01-05/132-пр номерлы боерыгы нигезендә Әлки муниципаль районында профилактик рейдлар узды.  Рейд вакытында эксплуатацияләүгә рөхсәт булу-булмавына, техниканың техник торышына, теркәү документларына, дәүләт теркәү билгеләрен куюның дөреслегенә, машина йөртүченең тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булуына аерым игътибар бирелде. Рейд барышында барлыгы 10 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча административ чаралар күрелде.

 

 

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International