Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Калининград өлкәсенең Светлогорск шәһәрендә дәүләт техник күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең россиякүләм семинар-киңәшмәсе кысаларында узган "Китерелә торган авыл хуҗалыгы техникасының сыйфаты һәм аны арттыру өчен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар" темасына түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясады.
"Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе техниканың эшләүдән туктавына үз вакытында йогынты ясауга, техниканы файдалануның гарантия чорында эшсез торуларны киметүгә техниканың хуҗалары белән дә, тәэмин итүчеләр – җитештерүче-заводларның рәсми дилерлары белән дә хезмәттәшлек итеп, махсус игътибар бирә", – дип тәҗрибә уртаклашты Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов.
Нәтиҗә ясап, Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итү авыл хуҗалыгы техникасының эшләмәвенә вакытында йогынты ясау һәм техниканың эшсез торуларын киметү мөмкинлеген бирә, дип билгеләп үтте.