2019 елның 23 июлендә Казан шәһәренең "Прогресс" өстәмә белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында "В", "С", "D" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына сынау тапшыру өчен 18 кеше кертелде, шулардан 16сы теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, аны 15 кеше нәтиҗәле тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырган студентларның барысы да тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
М.Р.Әхмәтҗанов – бүлек башлыгы – Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.