Аксубай муниципаль районы АСК оешмалары арасында 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлек буенча конкурс узды

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Х.Габдрахманов, ИТТ бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе И.Р.Сафин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.М. Гатин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы И. М. Бикмөхәммәтов катнашындагы кабул итү комиссиясе районның 8 хуҗалыгын карап чыкты. Чара барышында һәр комбайнчы документлар, тиешле категорияле тракторчы - машинист таныклыгы, аптечка һәм ут сүндергеч, тавыш сигналы һәм ут приборлары булу-булмауга тикшерелде.  Комбайннарның ашлык суктырганда сакланышын тикшерү яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алда торган кыр кампаниясендә катнашучыларга котлау сүзләре белән Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре һәм район башлыгы К.К. Гыйльлманов мөрәҗәгать итте. Төп моментлар арасында эш дисциплинасына, производствода куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибар юнәлтелде. Аксубай муниципаль районы буенча урып-җыю техникасының алда торган уракка әзерлеген, тулаем алганда, комиссия югары дәрәҗәдә бәяләде.

И.М.Бикмөхәммәтов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International