Чистайда комбайннар парады узды, төп максат авыл хуҗалыгы техникасын урып-җыю кампаниясенә бәяләү иде

2019 елның 26 июле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм энергия ресурслары объектларын механикалаштыру секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, "Альметьевская" агрохимия хезмәте станциясе директоры Мөгътәсим Мәмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы Сергей Дудин составындагы комиссия район хуҗалыкларында булды, анда авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыюга, туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген җентекләп карады. Куркынычсызлык техникасын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Комиссия әгъзалары комбайннарның янгын сүндерү чаралары белән комплектлылыгын тикшерде: янгын сүндергечләр, көрәкләр, беренче медицина ярдәме чаралары белән тәэмин ителеш каралды һәм травматизм очракларына анализ ясалды, хезмәтне саклауга кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды. Смотр барышында комбайннарның техник торышын һәм аларның герметиклыгын тикшерделәр. Тәкъдим ителгән барлык техника да сынауны лаеклы узды һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт алды.

С.М.Дудин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай мунициципаль районы буенча башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International