Лениногорск районында ашлык җыю комплексын кабул итү

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 19 июлендә Лениногорск муниципаль районы хуҗалыкларында ашлык җыю техникасын кабул итү уздырылды. Хуҗалыклар механизаторлары районның 4 зонасында традицион рәвештә үткәрелә торган комбайннар парадында авыл хуҗалыгындагы ашлык җыю техникасының техник әзерлеген күрсәтте. "Маркс" ҖЧҖ хуҗалыгы территориясендә "Маркс" ҖЧҖ, "Ганиев И.М." КФХ, "Спартак агрофирмасы" ҖЧҖ һәм "Ленин" ҖЧҖ хуҗалыклары техникасы тупланган иде. "Сатурн-Урал" ҖЧҖ үз территориясендә үзенең бөртек җыю комплексын һәм туфрак эшкәртү техникасын күрсәтте. Иске Иштирәк авыл җирлеге территориясендә "Лениногорск агрофирмасы" ҖЧҖ һәм "Татагролизинг" АҖ техникасы куелды. "Союз-Агро" ҖЧҖнең "Зеленогорский" бүлеге Зеленая Роща авыл җирлеге территориясендә үзенең техник потенциалын күрсәтте.

Чараны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Т.Г.Таһирҗанов, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Р. Залаков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А.Шәмәрданов җитәкләде. Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы һәм белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы, районның АСК һөнәр берлекләренең профком рәисе, Лениногорск районындагы Россельхозцентр бүлеге башлыгы актив катнашты. Чарага район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары чакырылган иде.  

Тәкъдим ителгән техника әзерләнгән һәм техник карау узган иде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10.07.2019 ел, № 140/2-пр боерыгы нигезендә беркетелгән комиссия әгъзалары (Т.Г. Таһирҗанов, А.В.Матяшин) тарафыннан үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү, куркынычсызлык техникасы һәм урып-җыючы зур габаритлы техниканы гомуми файдаланудагы юллардан алып баруның куркынычсызлык чаралары турында үгет-нәсихәтләр бирелде.

 Әлеге чарада техниканың әзерлегенә: һәр техниканың кырларда җыела торган бөртекне никадәр минималь югалту дәрәҗәсе белән эшли алуына бәя бирелде. Хуҗалык механизаторларына һәм инженер-техник хезмәткәрләргә өстәмә игътибар ителергә тиешле машина төеннәре һәм бетерергә кирәк булган җитешсезлекләр күрсәтелде. Гомумән, Лениногорск районы кырларында урып-җыю эшләренә 69 ашлык җыю комбайны һәм 7 үзйөрешле чапкыч җәлеп ителәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны – "Лениногорск агрофирмасы" ҖЧҖ, 2 нче урынны – "Сатурн-Урал" ҖЧҖ, 3 нче урынны "Маркс" ҖЧҖ алды. Район башлыгы Р.Г. Хөсәенов исеменнән һәр комбайнчы үткәрелгән чарада катнашкан һәм үз техникасын әзерләгән өчен азык-төлек җыелмасы белән бүләкләнде.

 

 

И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International