Сарман муниципаль районында уртак рейд узды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019 елның 1 июленнән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 24 июнендәге "Хосусый зат" профилактик операциясен уздыру турында" 01-05/132-пр номерлы боерыгы нигезендә Сарман муниципаль районында профилактик рейдлар узды. 19 июльдә Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге башлыгы Рамил Зарипов белән уртак рейд уздырылды. Рейд вакытында файдалануга рөхсәт булу-булмауга, техник торышка, теркәү документларына, дәүләт теркәвенә алу тамгаларының дөрес урнаштырылуына һәм булуына, машина йөртүчедә тракторчы-машинист таныклыгы булуга махсус игътибар бирелде. Рейд барышында барлыгы 8 берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча административ чаралар күрелде.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International