Татарстан Республикасының көнчыгыш зонасында (Әгерҗе, Мөслим, Алабуга муниципаль районнары) хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеге тикшерелде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019 елның 19 июлендә Тирсә авылында, "Агрофирма-Агрыз" ҖЧҖ базасында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10.07.2019 ел, №140/2-пр боерыгы нигезендә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды. А.А.Локманов җитәкчелегендә комиссия техниканың әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә район хакимияте башлыгы В.В.Макаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Г.Гатауллин, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. В.В.Макаров барлык җыелучыларны урып-җыю эшләре башлану белән котлады, барысына да нык сәламәтлек, югалтуларсыз һәм имгәнүләрсез урып-җыю эшләрен башкарып чыгуны теләде.

Камил Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.                                                             

 

2019 елның 18 июлендә Мөслим муниципаль районы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы катнашындагы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе урып-җыю техникасының урып-җыюга әзерлеген һәм районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә туфракны төп эшкәртүгә әзерлекне карап чыкты. Механизаторлар, җитәкчеләр һәм белгечләр белән очрашканда комиссия урып-җыю чорында хезмәтне саклау таләпләрен һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә игътибар итте, комбайнчыларга хезмәт хакы түләү һәм аларны матди кызыксындыру, авария-хезмәт күрсәтү звенолары белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. Шулай ук хуҗалыкларда комбайннар ашлык чәчүгә карата герметиклык буенча да тикшерү узды. Конкурс йомгаклары буенча беренче урында – И.З.Исламов КФХ, икенче урында – "Август-Муслюм" ҖЧҖ, өченчедә – "Родные края-Туган як" а/ф ҖЧҖ.  

 

Рамил Зарафетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

2019 елның 18 июлендә район хуҗалыклары арасында үткәрелә торган урып-җыю эшләренә әзерлек кысаларында Алабуга муниципаль районында урып-җыю комплексының эшкә әзерлеген кабул итү узды. Комиссиядә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы территориаль бүлеге башлыгы, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Барлык урып-җыю комбайннары да суктырылган режимда тикшерелде, шулай ук янгынга каршы инвентарь булуы, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләренең үтәлеше буенча бәяләнде. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде. Беренче урын – "Яшь көч" а/ф ҖЧҖ, икенче урын – "НОВЫЙ ЮРАШ" ЯАҖ һәм өченче урын "КОЛОС" АХК бирелде.

Марсель Шияпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International