Татарстан Республикасының Көньяк зонасында (Алексеевск, Нурлат муниципаль районнары) хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеге тикшерелде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

19 июльдә, республика конкурсы кысаларында, комиссия Нурлат районы хуҗалыкларында техниканың  2019 елгы урып-җыю эшләренә әзерлеген бәяләде. Казан аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, шулай ук районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Россельхозцентр башлыгы, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы катнашындагы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе һәр хуҗалыкта булып, комбайннарның техник торышын тикшерде һәм урып-җыю эшләренә әзерлеккә югары бәя бирде. Комбайннар герметиклык, шулай ук кирәкле документлар, янгын сүндерү чаралары, хезмәткәрләрнең махсус киемнәре булу-булмавына карата тикшерелде. Басуларда эшләячәк барлык техника Биләр-Күл авылы янында тезелеп "басты", биредә үк механизаторлар белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да очрашты. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны – "А.И.Сөләйманов" КФХ, икенче урынны – "Южная" а/ф, өченче урынны "Нурлат сөте" ҖЧҖ алды.

Д.Ю.Кудряшов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы.

       

 

           2019 елның 18 июлендә районда комиссия эшләде, аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов җитәкләде, шулай ук комиссия составында: Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм Россельхозцентр хезмәткәрләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.      

Комиссия әгъзалары районның барлык хуҗалыкларында булдылар, анда машина ишегалларын һәм ашлык складларын карадылар. Тикшерү барышында ашлык җыю техникасының әзерлеге, склад биналарының чисталыгы бәяләнде, урып-җыю вакытында куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелде. Үзара тикшерү урып-җыю кампаниясе башлануга хуҗалыкларның югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.

 

Фәнис Бакиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International