2020 елга дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән тракторларга, үзйөрешле машиналарга, тагылмаларга һәм башка төр машиналарга техник караулар уздыру графигы нигезендә Питрәч районында агросәнәгать комплексы оешмаларына карата әлеге төр чаралар уздыру дәвам иттерелә.
2020 елның 30нчы мартында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының 2019 елның 25 декабрендәге 01-05/298-пр номерлы боерыгы белән расланган график нигезендә, «Аграрий» җәмгыятендә, хуҗалык җитәкчесе белән берлектә, техник карап чыгу уздырылды.
Расланган график нигезендә, агымдагы елның 27-29 нчы март көннәрендә «Авангард» җәмгыятендә хуҗалыкның үзйөрешле техникасына еллык техник карау уздырылды, анда беренче чиратта тракторларның һәм аларга тагылмаларның техник торышы тикшерелде.
2020 елның 28 нче мартында «АгроТрансПорт» ҖЧҖ базасында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
Хуҗалыкларда техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү эше дәвам итә.
Агымдагы елның 27 нче мартында «Маркс» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесендә тракторларга ел саен уздырыла торган техник карау уздырылды.
2020 елның 27 мартында «Заря» агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары һәм баш агрономнары катнашында, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов җитәкчелегендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
2020 елның 27 нче мартында Түбән Кама муниципаль районындагы «Союз-агро» ҖЧҖ автопредприятиесенә караган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 28 берәмлек техника тәкъдим ителде.
2020 елның 27 нче мартында «Серп и Молот» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы техникасының 2020 елгы кыр эшләренә әзерлеге буенча семинар-киңәшмә уздырылды.
Быелның 27 нче мартында, расланган график нигезендә, «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең Әгерҗедәге 109 нчы юл-машина станциясендә ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде.