Кайбыч муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Хуҗалыкларда техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү эше дәвам итә. 2020 елның 27 мартында, шуңа бәйле рәвештә, Кайбыч муниципаль районында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.М.Камалетдинов, механикалаштыру буенча консультант Р.С.Тимергалиев, игенчелек буенча консультант Ю.Г.Осипов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Н.Серебряков катнашындагы комиссия агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасының торышын тикшерде.

Һава торышы шартларына бәйле рәвештә, агымдагы елда язгы кыр эшләре алдан билгеләнгән срокларда башлана, шуңа күрә дә тракторларны әзерләү, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау 2020 елда оешкан төстә кыр эшләрен башкару өчен беренчел бурыч булып тора.

Машина-трактор паркын яңарту, техниканы куркынычсыз эшләтү буенча чаралар күрү, шулай ук техниканы техник карау узуга әзерләү буенча бурычлар тикшерелде.

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International